Румия Сәйфуллина. "Яшьлек хыялым тормышка ашты" Акчарлак №26, 02.07.2020 ел.
2019 елда "Алтын тавышка-алтын "Акчарлак" конкурсында "Театраль тавыш" номинациясендә җиңүче дип танылган Сәрдек авылында яшәүче Рәмзия Әсхәдуллина белән әңгәмә.
Музыкаль белемгә ия булган һәм Казан җыр һәм бию ансамблендә эшләп алган Рәмзия апа сәхнәгә чыгып җырлау хыялын узган ел гына тормышка ашырган. Элек якын-тирә авыл, район халкын гына үзенең моңлы җырлары белән сөендергән булса, әлеге конкурста катнашып ул Казан халкына да моңнарын бүләк иткән. "Яшьлек хыялымны тормышка ашырдыгыз" дип газета редакциясенә рәхмәт әйтә Рәмзия апа.