7 июльдә Балтач районында эшлекле сәфәр белән Шакиров Фаяз Фәнил улы булып китте. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары вазыйфасын били һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы булып тора. Фаяз Фәнил улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән берлектә, Балтач районы өстеннән очып узды.
Очышның максаты - районның экологик торышын һәм төзеклеген бәяләү. Министр урынбасары йорт әйләнәсен чиста тотуга, чүп савытларын вакытында бушатып, тәртиптә тотуга аерым игътибар бирү кирәклеген азсызыклады. Шулай ук министрның беренче урынбасары зират яны территориясен чиста тоту безнең изге бурычыбыз дип әйтеп узды.
Районыбыз экологик яктан чиста, төзекләндерелгән. Очыш вакытында Фаяз Фәнил улы моңа шәхсән үзе ышанды. Аерым кисәтүләр булмады.