ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, алда торган Корбан гаете бәйрәме һәм күпләп корбан чалу йолаларын уздыру уңаеннан, республикага рөхсәтсез хайваннар кертү һәм сату, шулай ук чалу өчен махсус булмаган урыннарда корбан чалу очраклары булырга мөмкин. Бу, үз чиратында, йогышлы һәм инвазион авырулар, шул исәптән хайваннар һәм кеше өчен уртак (тилчә (ящур), себер түләмәсе, бруцеллез, туберкулез һ.б.) тарату чыганагы булырга мөмкин.

 


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә генә дә республикада суда 10 кеше үлгән, су коену сезоны башланганнан бирле суда 39 һәлакәт теркәлгән, су стихиясе корбаны - 36 кеше, шул исәптән өч бала, 10 кешене коткарып калганнар. Суда үлү очракларының артуы буенча хәлне үзгәртү өчен, республика районнарында мобиль патруль төркемнәренең махсус рейдлары актив үткәрелә, алар составында административ комиссияләр, район администрацияләре, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Суда коткару җәмгыяте" хезмәткәрләре бар.

13 июль 18 сәгатьтән 14 июль 22 сәгатькә кадәр консультация – кисәтү

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.

2020 елның 23 июленнән 23 августына кадәр ремонт-төзелеш эшләре башкару сәбәпле Балтач-Әтнә-Зур Лызи 2 автомобиль юлы ябыла. Каракүлгә Ярак-Чурма авылы аша барырга мөмкин булачак.

Июль башыннан 10 июль уртасына кадәр генә дә Татарстан сулыкларында 15 кеше һәлак булган (шул исәптән 1 бала), 6 кешене коткарып кала алганнар, шул исәптән 1 баланы.


12
июль, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


10
июль, 2020 ел
җомга

Архивтан хәбәрләр

2020 елның 10 июлендә Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Газиз кызы Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтач районы “Наз” үзәгендә төрле чаралар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International