Татарстанда сулыкларда һәлакәтләр ешайды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Июль башыннан 10 июль уртасына кадәр генә дә Татарстан сулыкларында 15 кеше һәлак булган (шул исәптән 1 бала), 6 кешене коткарып кала алганнар, шул исәптән 1 баланы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда су коену сезоны коронавирус пандемиясе белән бәйле киеренке санитар-эпидемиологик хәл сәбәпле кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачылачак. Әлегә пляжларда һәм массакүләм ял итү урыннарында су коену тыелган. Статистика буенча, суда үлүнең 80% ка якыны гражданнарның исерек хәлдә коенуы, шулай ук җиһазланмаган һәм тыелган урыннарда су коенуы аркасында килеп чыга. Исегезгә төшерәбез, җиһазландырылмаган урында коенган өчен хокук бозучылар ТР КоАП 3.10 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин (Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозу), гражданнарга штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итә (вазыйфаи затларга - 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга - 40000 нән 50000 сумга кадәр. Әлеге маддә буенча, су объектлары буенча рейдлар барышында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының административ комиссияләре җаваплылыкка тарталар һәм штраф салалар.

Моннан тыш, балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү факты билгеләнгәндә, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Идарә итү бүлеге вәкилләре РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча өлкәннәрне караучысыз коенучы балаларның ата-аналарын административ җаваплылыкка тартачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International