Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, алда торган Корбан гаете бәйрәме һәм күпләп корбан чалу йолаларын уздыру уңаеннан, республикага рөхсәтсез хайваннар кертү һәм сату, шулай ук чалу өчен махсус булмаган урыннарда корбан чалу очраклары булырга мөмкин. Бу, үз чиратында, йогышлы һәм инвазион авырулар, шул исәптән хайваннар һәм кеше өчен уртак (тилчә (ящур), себер түләмәсе, бруцеллез, туберкулез һ.б.) тарату чыганагы булырга мөмкин.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикага рөхсәтсез хайваннар кертүгә һәм сатуга, шулай ук чалу өчен махсус булмаган урыннарда корбан чалуга юл куймау буенча тулы чаралар күрергә киңәш итә. Корбан чалу эшләрен алдан әзерләнгән һәм билгеле бер урыннарда гына башкарырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International