Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2020 елның 10 июле, җомга

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтач районы “Наз” үзәгендә төрле чаралар үткәрелде.

Гаиләне ныгыту, гармонияле гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалау максатыннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль карамакта торучы парларны котладылар. Һәр пар танышу һәм тәрбия мизгелләре турында искә төшерде, үзенең тормыш иптәшенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе мәдәни чаралар оештыручысы "Минем гаиләм - изге хәзинә" дигән чара үткәрде. 13 гасырда яшәгән Петр һәм Февронияның мәхәббәт тарихын тыңлаганнан соң социаль хезмәт алучылар үз гаилә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шуннан соң пенсионерлар һәм инвалидлар яхшы тормыш юлдашын очратып, гаилә корып, балаларына лаеклы тәрбия биргән очракта кешенең гомере заяга узмаган дигән фикергә килделәр. Чара хәрәкәтле уеннар һәм конкурслар белән тәмамланды. Ир-атлар гүзәл затларга чисталык һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International