Нәкыя Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 10 июлендә Норма авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыя Газиз кызы Хаҗиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, "Идарә" җәмгыяте хисапчысы Фәридә Газизовалар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Нәкыя Хаҗиева күп еллар шушы җәмгыяттә автотранспорт буенча хисапчы булып эшләгән. Ире (хәзер мәрхүм) белән өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм ундүрт оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International