2020 елның 8 июлендә «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы спорт мәйданчыгында «33» дип аталган спорт уены үткәрде.
Максат һәм бурычлар:
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;
- спортны үстерү һәм популярлаштыру.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урын - Хәлимов Динар
II урын - Хәлиуллин Хәлил
III урын - Сабирҗанов Илназ
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкара. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.