Сугыш ветераны Гарифҗан Галиевка «Победа одна на всех» китабы бүләк ителде

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиевка сугыш һәм тыл ветераннары портретлары белән эшләнгән «Победа одна на всех» дигән китап бүләк итте.

Китап авторы - танылган фотомастер Фәрит Гобәев, җиңүчеләр буыны истәлеген мәңгеләштерү өчен, республиканың барлык районнарын йөреп чыккан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International