Мәликә Дәүләтшина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 9 июлендә Пыжмара авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәликә Дәүләтшина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алсу Тәбрисовалар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, авыл җирлеге исеменнәндә күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бугенге көндә Мәликә Дәүләтшина туганнары тәрбиясендә гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International