Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мәдинә Маликовның 85 яшьлек юбилее үңаеннан аның иҗатына багышланган "Төсләр балкышы" дип исемләнгән видеокүзәтү ясадылар.
Бүген, 6 август көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин 2020 ел чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәсе буенча "Укудагы аерым уңышлары өчен" медаленә лаек булучыларны, шулай ук, аерым предметлардан 90 һәм аннан да югары балл җыюга ирешкән уку алдынгыларын бүләкләде. Рамил Нотфуллин чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады, олы тормыш юлында аларга бәхет, яңа җиңүләр теләде.
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Хәтер һәм дан елына багышланган конкурсларга йомгак ясады.
2020 нче елның 5 нче августында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Фикердәш» клубы әгъзаларын шатлык, тылсымлылык һәм күңел ачу атмосферасына чакырдылар.
Туганнан алып соңгы минутка кадәр кешенең тормышы гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнары эшчәнлеге белән бәйле. Шуңа күрә ГХАТ хезмәткәрләрен кыю рәвештә илебезнең күп буыннарының язмышлары елъязмачылары дип атарга мөмкин. Бүген гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге - заманча учреждениеләр, алар динамик рәвештә үсә, үз эшенең формаларын һәм ысулларын даими камилләштерә, Интернет челтәре аша хезмәтләр күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыра һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасында актив катнаша.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре районыбызның “алтын куллы” Ленура апа Сафинаның кул эшләренә багышланган видеоматериал әзерләделәр.
Хөрмәтле райондашлар!
Җәй айлары табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Алдыбызда торган бер мөһим бурыч – йорт тирәләребездә чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шуңа күрә, капка төпләрендә, өй тирәләрендә үскән үләннәрне чабыйк, тәртипкә китерик. Районыбыз ямьләнеп, балкып торсын!
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 августында төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр (Казанда да), көндез һәм кич белән урыны белән 23 м/c кадәр, көндез һәм кич белән аерым районнарда көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Росреестрның охшаш сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча үткәргән эше нәтиҗәсендә Роскомнадзор суд карарлары нигезендә шундый 34 ресурсның эшчәнлеген туктатты.
2020 нче елның 3 август көнендә Балтач үзәк шифаханәсенең бала таптыру бүлегендә тантаналы рәвештә балага туу таныклыгы тапшыруы булып узды.