«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Фикердәш» клубы әгъзалары белән очрашу оештырдылар

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 5 нче августында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Фикердәш» клубы әгъзаларын шатлык, тылсымлылык һәм күңел ачу атмосферасына чакырдылар. «Фикердәш» клубы әгъзалары очрашуны танышудан башладылар һәм «Күңелле стартлар», пневматик винтовкадан атуда ярыштылар. «Крестики-нолики», «Туп ату», «Гигант шашкалар» уенында үзләрен сынадылар, көлделәр, биеделәр һәм җырладылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Очрашулар һәр ел саен кызыклы һәм күңелле уза, ә коймак белән чәй эчү җылы атмосфера тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International