ГХАТ хәбәрләре

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Туганнан алып соңгы минутка кадәр кешенең тормышы гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнары эшчәнлеге белән бәйле. Шуңа күрә ГХАТ хезмәткәрләрен кыю рәвештә илебезнең күп буыннарының язмышлары елъязмачылары дип атарга мөмкин. Бүген гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге - заманча учреждениеләр, алар динамик рәвештә үсә, үз эшенең формаларын һәм ысулларын даими камилләштерә, Интернет челтәре аша хезмәтләр күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыра һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасында актив катнаша.

Аларның эшчәнлегендә мөһим урын гражданлык хәле актларын электрон рәвешкә күчерүгә бирелә. Монда өстенлекле бурыч булып ГХАТ Бердәм дәүләт реестрын формалаштыру тора. Әлеге глобаль мәгълүмат ресурсы илебезнең һәр гражданины турында мәгълүматларның эталон чыганагы булачак. Аны актуальләштерү өзлексез онлайн режимында алып барылачак. Моннан тыш, гражданнар хәле актларын теркәүнең берләшкән федераль базасын булдыру архаик ведомство кәгазь әйләнешеннән китәргә мөмкинлек бирәчәк, ГХАТ органнары эшен күп тапкырлар тизләтәчәк. ГХАТ - Россия халкының бердәм регистрында сакланачак "гражданның эталон профилен" формалаштыру өчен мәгълүмат белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе. 2017 елның октябреннән ГХАТ бүлегендә акт китапларын электрон формага күчерү (оцифровка) һәм аларны тикшерү 1926 елдан 2018 елга кадәр алып барыла. Бөтен цифрлау 2020 ел ахырына төгәлләнергә тиеш.Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге буенча электрон форматка 140 меңнән артык акт теркәлгән (90%тан артык архив мәгълүматы). Агымдагы елның июленнән өстәмә рәвештә дүрт яңа хезмәткәр Казан шәһәренең архивын цифрлаштыру һәм тикшерү алып бара. Бөтен цифрлау 2020 ел ахырына төгәлләнергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International