«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Хәтер һәм дан елына багышланган конкурсларга йомгак ясады

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Хәтер һәм дан елына багышланган конкурсларга йомгак ясады.

«Бөек Җиңү» дип аталган рәсемнәр бәйгесендә беренче урынны Альмира Гарапшина һәм Алсинә Тлякова яулады, икенче урында – Хәят Ганиева, өченче урында – Азат Тляков. «Без сугыш хакында шигырь аша сөйлибез» дип аталган шигырь бәйгесендә Нәргизә Хәбибрахманова җиңүче итеп танылды. Дилия Ибраһимова икенче урынны яулады, Лилия Әхмәтшина өченче урында. Барлык җиңүчеләр дә ДОСААФ Балтач оешмасыннан истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International