Хөрмәтле райондашлар!
Җәй айлары табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Алдыбызда торган бер мөһим бурыч – йорт тирәләребездә чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шуңа күрә, капка төпләрендә, өй тирәләрендә үскән үләннәрне чабыйк, тәртипкә китерик. Районыбыз ямьләнеп, балкып торсын!
Фотоларда тәртипкә китерелгән, чистартылган капка төпләре һәм төзелеш материаллары торган, печәннәре чабылмаган капка төпләре күрсәтелгән. Аларга күз салсагыз, сез үзегез дә чисталык, пөхтәлек күзгә дә, күңелгә дә рәхәтлек китергәненә инанырсыз. Шуңа күрә урам яктагы үләннәрне чабып куйсак, авыллар да матурланыр, штрафлардан да котылырбыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)