Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең охшаш сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча үткәргән эше нәтиҗәсендә Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) суд карарлары нигезендә шундый 34 ресурсның эшчәнлеген туктатты.
Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында булган белешмәләр Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы тарафыннан бирелә. Күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны онлайн режимда гражданнар Росреестрның гавами кадастр картасында алырга мөмкин.
Мондый хезмәтләрне башка затлар һәм оешмалар тарафыннан охшаш сайтлар аша күрсәтү - законсыз, булган тәртипне боза һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә, аерым алганда, аларга түбәндәгеләр керә: күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә караклык (мошенничество) гамәлләренә алшартлар тудыру, оператив-эзләү эшчәнлеген һәм хокук саклау эшчәнлеген кыенлаштыру, шәхси мәгълүматлар әйләнешенең хокукый режимын үтәмәү һ.б.
"Росреестрга гражданнарның һәм оешмаларның охшаш сайтлар аша алынган дөрес булмаган мәгълүматка шикаятьләре килә. Кешеләр хезмәтне бөтенләй алмаска мөмкин булган очраклар да бар - мошенниклар алдан түләүне ала һәм җавап бирми башлый. Шул ук вакытта мондый хезмәтләрнең бәясе БДКМР белешмәләрен биргән өчен рәсми билгеләнгән түләүдән дистәләрчә тапкыр аерылып торырга мөмкин. Якынча бәяләүләр буенча, күрсәтелгән сайтлар хуҗалары ала торган акчаларның яшерен әйләнеше 2019 елда 3,7 млрд сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, бюджет законнары нигезендә, БДКМР белешмәләрен бирүдән акчалар федераль бюджет керемнәре булып тора», - дип хәбәр итте Росреестр җитәкчесе урынбасары Максим Смирнов.
Суд ысулыннан тыш, охшаш сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча Росреестр тарафыннан БДКМРна кертелгән белешмәләрне яңадан сатуга тыюны һәм мондый хезмәтләр тәкъдим итә торган сайтлар төзүне тыюны (218-ФЗ) билгеләү, шулай ук алда китерелгән хокук бозулар кылган өчен административ санкцияләр (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы) өлешендә Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр әзерләнгән.
Әгәр дә сез охшаш сайтка мөрәҗәгать иткән булсагыз һәм, бәлки, хәтта күчемсез милек өлкәсендә төгәл булмаган мәгълүматлар алганда финанс югалтуларын да кичергәнсездер, бу хакта безгә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Инстаграмда rosreestr_tatarstana (ww.instagram.com/rosreestr_tatarstana/) яки press@rosreestr.org электрон почтасы аша охшаш сайтларның сылтамаларын күрсәтеп хәбәр итүегезне сорыйбыз.