Балтач районы башлыгының социаль хезмәткәрләр көне белән котлавы

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле, социаль тармак хезмәткәрләре, ветераннар! Сезнең барчагызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме – дөньяны яхшырак итә торган, ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмаган иң мәрхәмәтле кешеләр бәйрәме. 

Бүгенге көндә районыбызда социаль яклау тармагында 3 оешма эшләп килә. Аларда барлыгы 97 хезмәткәр эшли, шуларның 53-е социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары.Социаль яклау бүлеге ай саен уртача 12000 кешегә социаль ярдәм чаралары күрсәтә, моннан тыш «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша районыбызда барлыгы 986 кешегә социаль хезмәт күрсәтелә.

 Хөрмәтле, социаль хезмәткәрләр! Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең лаеклы хезмәтегез ярдәмендә районыбызда ветераннар, мөмкинлеге чикле райондашларыбыз, өлкәннәр, ялгыз гомер итүчеләр, ятим балалар, аз керемле, матди кыенлыклар кичереп яшәүче гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, гаилә бәхете телим.

Тирән ихтирам һәм хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International