Бүген, 6 август көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин 2020 ел чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәсе буенча "Укудагы аерым уңышлары өчен" медаленә лаек булучыларны, шулай ук, аерым предметлардан 90 һәм аннан да югары балл җыюга ирешкән уку алдынгыларын бүләкләде. Рамил Нотфуллин чыгарылыш укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады, олы тормыш юлында аларга бәхет, яңа җиңүләр теләде.