Халкым мирасы

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре районыбызның "алтын куллы" Ленура апа Сафинаның кул эшләренә багышланган видеоматериал әзерләделәр.

Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре,  бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак-түбәтәйләре бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.

"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк", - ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлап бүгенге көндә чигүче райондашыбыз Ленура апа Сафинаның кул эшләрен тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International