2020 нче елның 3 август көнендә Балтач үзәк шифаханәсенең бала таптыру бүлегендә тантаналы рәвештә балага туу таныклыгы тапшыруы булып узды.
Борбаш авылында яшәүче Ильшат белән Рәмзия Гыйльметдиновлар гаиләсендә бу инде дүртенче бала. Яшь булуларына карамастан “күп балалалы гаилә” исемен алар инде 2014 елда ике игезәк кызларын һәм 2018 елда бер малай алып кайткач ук алганнар иде. Яшьләрнең шатлыкларын уртаклашырга дип ГХАТ бүлеге хезмәкәрләре, Балтач районы башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, хезмәттәшләре, әби-бабайлары, туганнары, дуслары жыелды, җылы теләкләр әйтелеп, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.