ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

«Наз» тернәкләнү булекчәсендә ял итүче мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкән яшьтәге пенсинерлар 27 сентябрь  көнне   «Социаль туризм» программасы кысаларында Татарстан Республикасы“Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар.

 Чепья  авыл җирлегенә караган һәр мәдәният учагы яңа  эш сезонында   яңалыклар, үзгәрешләр белән  белән авыл халкын сөендерә. "Халыклар дуслыгы"  музеенда да яңа экспонатлар артып тора.  Шул яңалыклары белән  танышыр өчен авыл китапханәчеләре, мәдәният йорты директоры музейга юл тотты. Галиев Г.Г. рәхәтләнеп яңалыклар белән таныштырды, күңеле борчылган вакыйгалар белән уртаклашты. Менә шулай бергәләшеп, бер-береңнең сөенече-уңышына куанып эшләгәндә  таулар да күчереп  буладыр ул.

Газиз бала нинди генә кадерле булмасын, аны гел янәшәдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә. Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана. 
Баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә Сезнең аша формалаша дип уйлыйм. Тәрбияче һөнәре – авыр һәм фидакарь, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый торган хезмәт.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  Балтач районының  социаль  яклау бүлеге, “Наз” халыкка  социаль  хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә районыбызның социаль  хәлен тулысынча   яктырткан  журнал-җыентык  нәшер ителде.  Төсле, зәвык белән эшләнгән , районкүләмендә  узган чаралардан фотомизгелләр белән  баетылган, 32 битлек бу  җыентык районыбыз тарихының бер өлешен тәшкил итә. Әлеге журнал бүген иртәнге сәгатьләрдә район башкарма комитетының утырышлар залына җыелган  оешма-учреждение җитәкчеләренә  дә өләшенде.  Кулларына алып караган һәркем әлеге басма хакында   уңай фикерен белдерде. 


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кичә – 25 сентябрьдә  Бөтенрәсәй йөгереш көне уңаеннан,  Балтачның   “Сабантуй” ял һәм спорт паркында “Татарстан  кроссы – 2016”  үтте.

23нче сентябрьдә Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Малмыж районы мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе белән берлектә  Малмыж шәһәрендә   “Минем татар авылым” исемле  төбәкара этнографлар слеты  оештырылды.

Слетның  программасына бик уен төрләре кертелгән иде.

Читтән торып уздырыла торган “Авылым тарихы” этабында  бәйге команда белән уздырылды. Авылның тирән эчтәлекле, тарихи документларга нигезләнеп язылган тарихы электрон вариантта слет алдыннан жюрига җибәрелде.

Балтачыбызга эш сәфәре белән мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикагы Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм ТР баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Диния нәзарәтеннән күпсанлы вәкилләр, дин әһелләре, республикабызның танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Иң беренче алар район үзәк мәчетендә булып, мәчет эшчәнлеге, яңа мәдрәсә, төзелеш эшләре белән таныштылар. 

Аллаһының рәхмәте белән менә Сезгә дә алтмыш яшь җиткән. Шушы күркәм гомер бәйрәмегез уңае белән, районыбызның күпмилләтле тырыш халкының ихлас котлауларын һәм олы рәхмәт хисләрен ирештерәм. Сәламәтлек, үткәндәгесе кебек бәрәкәтле, игелекле озын гомер, һәр эш-гамәлләрегездә сөенечле уңышлар, гаиләгездә тигезлек, балаларыгызга, оныкларыгызга тәүфыйк-итагать, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек телим. 

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе ҖӘЛИЛ ВАСЫЙЛ улы ФАЗЛЫЕВНЫҢ гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Җәлил хәзрәт 1956нчы елның 24нче сентябрендә Балтач районы Бөрбаш авылында туып-үскән.

Урта мәктәпне тәмамлагач, яшьтәшләре кебек үк ул да югары белем алырга омтыла һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә укырга керә. 1979-1980нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан егетне районның авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә алалар. 1988 нче елда егет туган авылы Борбашка әйләнеп кайта һәм 1994 нче елга кадәр совхозда икътисадчы булып эшли. 

Башта районның, аннан ТРның Мактау кәгазьләре һәм атказанган икътисадчы дигән мактаулы исем белән бүләкләнә. 


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Мәрхәмәтлелек атнасы уңаеннан Шубан авылы китапханәчесе сәламәтлекләре чикләнгән, бакчага йөри алмаучы балаларның өйләренә барып хәлләрен белде. Бүләк итеп китаплар, карандашлар, йомшак уенчыклар бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International