Балтачыбызга эш сәфәре белән мәртәбәле кунаклар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Балтачыбызга эш сәфәре белән мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикагы Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм ТР баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Диния нәзарәтеннән күпсанлы вәкилләр, дин әһелләре, республикабызның танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Иң беренче алар район үзәк мәчетендә булып, мәчет эшчәнлеге, яңа мәдрәсә, төзелеш эшләре белән таныштылар. 

ТР Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев башкарылган төзелеш эшләрен югары бәяләде - чиста, матур, зәвык белән башкарылган, диде ул. Бу эшләрне башлап-юллап йөргән районның баш имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка олы рәхмәтен белдерде. Әлеге изге йорт халыкка файда китерсен, иман йорты булып озак еллар хезмәт итсен, дигән теләкләрен ирештерде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International