Аллаһының рәхмәте белән менә Сезгә дә алтмыш яшь җиткән. Шушы күркәм гомер бәйрәмегез уңае белән, районыбызның күпмилләтле тырыш халкының ихлас котлауларын һәм олы рәхмәт хисләрен ирештерәм. Сәламәтлек, үткәндәгесе кебек бәрәкәтле, игелекле озын гомер, һәр эш-гамәлләрегездә сөенечле уңышлар, гаиләгездә тигезлек, балаларыгызга, оныкларыгызга тәүфыйк-итагать, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек телим.
Сезнең тырышлык белән салынган Бөрбаш авылы мәчете бөтен республикабызга мәгълүм үрнәк гыйлем вә мәгърифәт учагына әверелде. Районыбыз җирлегендә салынган дүрт дистәдән артык мәчетнең һәрберсенә Сезнең хезмәтегез кергән. Районыбыз мәктәпләрендә ислам әхлагын өйрәтүне дә без Сезнең инициативагыз белән башладык. Бу хезмәтләрегезнең изге җимеше – районыбыз халкының рухи саулыгында. Олы рәхмәт Сезгә!
Үтә дә ягымлы, итагатьле шәхес, бик күркәм гаилә башлыгы, игелекле өч баланың әтисе, оныкларыгызның яраткан бабасы икәнегезне дә әйтмичә кала алмыйм. Ир-егет өчен бәхетнең иң олысы бит инде бу!
Сезгә иң изге теләкләребезне ирештерәм. Әле безнең бергә-бергә эшлисе, тормышка ашырасы гамәлләребез бихисап. Аллаһы рәхмәтеннән ташламасын.
Олы ихтирам белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин