Газиз бала нинди генә кадерле булмасын, аны гел янәшәдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә. Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.
Баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә Сезнең аша формалаша дип уйлыйм. Тәрбияче һөнәре – авыр һәм фидакарь, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый торган хезмәт.
Хөрмәтле тәрбиячеләребез һәм шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан мәгариф ветеранннарыбыз!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез – Тәрбиячеләр көне белән ихластан котлыйм! Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да нәтиҗәле хезмәт күрсәткечләре, балалар һәм әти-әниләр белән үзара аңлашу, гаиләләрегездә иминлек, сәламәтлек телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Олы ихтирам белән район башлыгы Рамил Нотфуллин