Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Балтач районының социаль яклау бүлеге, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә районыбызның социаль хәлен тулысынча яктырткан журнал-җыентык нәшер ителде. Төсле, зәвык белән эшләнгән , районкүләмендә узган чаралардан фотомизгелләр белән баетылган, 32 битлек бу җыентык районыбыз тарихының бер өлешен тәшкил итә. Әлеге журнал бүген иртәнге сәгатьләрдә район башкарма комитетының утырышлар залына җыелган оешма-учреждение җитәкчеләренә дә өләшенде. Кулларына алып караган һәркем әлеге басма хакында уңай фикерен белдерде.