ҖӘЛИЛ ВАСЫЙЛ улы ФАЗЛЫЕВНЫҢ гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе ҖӘЛИЛ ВАСЫЙЛ улы ФАЗЛЫЕВНЫҢ гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Җәлил хәзрәт 1956нчы елның 24нче сентябрендә Балтач районы Бөрбаш авылында туып-үскән.

Урта мәктәпне тәмамлагач, яшьтәшләре кебек үк ул да югары белем алырга омтыла һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә укырга керә. 1979-1980нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан егетне районның авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә алалар. 1988 нче елда егет туган авылы Борбашка әйләнеп кайта һәм 1994 нче елга кадәр совхозда икътисадчы булып эшли. 

Башта районның, аннан ТРның Мактау кәгазьләре һәм атказанган икътисадчы дигән мактаулы исем белән бүләкләнә. 

1990нчы елдан Бөрбаш авылы мәчете имамы, район мөхтәсибе, бүгенге көндә Җәлил хәзрәт Ислам дөньясының маягы булып тора. Ул Татарстанның Баш казые, республикабызда иң беренчеләрдән булып район мөхтәсибәте оештыручысы. Безнең өлкәннәребез белән беррәттән балаларыбызны да дингә тарту өчен «Әлифба» урынына кулланырлык «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Иманлы бала», «Җәлил хәзрәт дәресләре», «Имам Вазыйфалары», «Ягез, бер дога» китаплары авторы да әле ул. Аның тәкъдиме буенча Балтач районы урта мәктәпләрендә дистә еллар буе «Әхлак» дәресләре укытыла. Җәлил хәзрәт рус һәм татар телләрендә бастырылган «Ислам мәдәнияте нигезләре» курсы өчен язылган дәреслек авторы да. Җәлил Васыйл улы һәр мөселман кешесенә тиеш булган Хаҗ кылу гамәлен өч тапкыр башкарган кеше дә. Зур җәмәгать эшчәнлеге өчен 2016 елда Фазлыев Җәлил Васыйл улы Татарстан Республикасыныӊ «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» дигән ордены белән бүләкләнде. 

Райондашларыбыз исеменнән Җәлил хәзрәтне олуг юбилее – 60 яше белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә аңа үзе сораган нигъмәтләрен бирсен

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International