Кичә – 25 сентябрьдә Бөтенрәсәй йөгереш көне уңаеннан, Балтачның “Сабантуй” ял һәм спорт паркында “Татарстан кроссы – 2016” үтте.
"Милләтләр кроссы – 2016" шимбә көнне барлык авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениеләрендә, ә якшәмбе көнне Балтач бистәсендә узды. Чарада барлыгы 5112 райондашыбыз катнашты. Узган елгыга караганда, быел халык күбрәк иде. Җитәкчеләргә, 40 яшькә һәм аннан өлкәнрәкләр өчен аерым стартлар бирелде. Йөгерү 1200 метр аралыкка оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел йөгерештә җиңүчеләр билгеләнелмәде, ә һәр катнашучы “Милләтләр кроссы. Балтач” дип тамгаланган истәлек медаленә лаек булды.
Көне дә матур, аяз булды. Чарада катнашучыларның күңелләре көр, кәефләре күтәренке иде. Йөгерештә гаиләләре белән катнашучыларның саны елдан-ел арта бару да күңелле күренеш. Килгән райондашларыбыз концерт программасы карадылар, балалар мәйданчыкларда уйнадылар һәм күңел ачу чараларында катнаштылар. Бер уңайдан, райондашларыбыз төзелеш эшләреннән соң шактый матурланган “Сабантуй” паркында ял итеп, уңай энергия алып таралышты.