Саба музеена сәяхәт.

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

«Наз» тернәкләнү булекчәсендә ял итүче мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкән яшьтәге пенсинерлар 27 сентябрь  көнне   «Социаль туризм» программасы кысаларында Татарстан Республикасы“Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар.

Бу - Татарстанда урман хуҗалыгы тарихы турында бердәнбер  музей. Биредә биш зал буенча экспонатлар урнаштырылган. Музейда 19 нчы гасырдагы урман хуҗалыгы тарихын тасфирлаган төрле рәсемнәр, фотографияләр, эш кораллары,мамонт калдыклары, агачтан ясалган савыт –сабалар урнашкан. Аларның һәрберсе аерым үзенчәлекле:үз тарихы, үз язмышы бар.

Мондый экскурсияләр өлкәннәрнең актив яшәү рәвешен арттыра, тернәкләнүгә зур этәргеч бирә. 

Сәяхәт ахырында тернәкләнүчеләр музей коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International