ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда көн тәртибе буенча ел дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган җәмәгать тәрбиячеләре арасында районда узган “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” дип исемләнгән конкурсның нәтиҗәләре ачыкланды. 
Әлеге конкурста район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан беркетелгән тренерлар Балтачтан Расил Мөхәммәтгалиев, Чепьядан Рамил Сафиуллин һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең Балтач үзәге “Форпост” директоры Фердинант Гыйлемҗанов катнашты. Алар балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы берәр яшүсмерне үз карамагына алып, җәмәгать эшләренә җәлеп итеп, тәртипкә өйрәтүдә, тәрбия сәгатьләре алып баруда нәтиҗәле хезмәтләре өчен мактауга лаек булдылар. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җәмәгать тәрбиячесе булган ...

Яшик шулай исән булуыбызга куанып, кирәк булуыбызга сөенеп. 
Зәңгәр күк ай-йолдызлары белән матур, җир чәчәк-үләннәре белән, торган йортлар өлкәннәр, әти-әни белән ямьле. Өлкәннәр белән яшәгәндә өйгә йозак эленми, чөнки йорт-җирнең иминлеген саклаучы әби-бабайлар өйдә кала. Өлкәннәр булган гаиләдә җанлылык, җылылык, хуҗалыкта күп еллардан бирле куелып килгән бер тәртип хакимлек итә. 
Ә өлкәннәрне-ветераннарны иң куандырганы район, оешма-хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләренең безгә булган игътибары, җылы мөнәсәбәте, күрсәтелгән ярдәмнәре һәм хөрмәтләре. Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан районда киң масштаблы эш алып барыла. 

21 һәм 22 сентябрь көннәрендә Татарстанның Лениногорск районының Ялтау авылы кырында “Лениногорская” агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарыннан килгән 44 иң оста җир сөрүче арасында сабанчылар конкурсы узды. 
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылучы мондый зур конкурсның Татарстанда 20 еллап үткәрелгәне булмаган. Киләчәктә һөнәри осталыкның дәрәҗәсен арттыру максатыннан аны уздырырга телиләр. 
Конкурста механизаторларның һөнәри осталыклары, тракторалар белән идарә итү, тагылма агрегат белән дөрес эшләү тәртибе, җирне вакытка, сыйфатлы итеп эшкәртүе бәяләнде. 

Клуб хезмәткәрләре әти-әниләрне, балаларны, яшүсмерләрне 18.00 сәгатькә үзенә дәшә. Биредә сез клуб, педагоглар һәм тренерлар эшчәнлеге белән таныша алачаксыз. Шулай ук түгәрәк һәм секцияләргә язылырга мөмкин булачак. Балалар өчен мастер-класслар күрсәтеләчәк, түгәрәккә даими йөрүчеләр чыгыш ясаячак. 

Балаларның иҗат һәм спорт дөньясына рәхим итегез


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

22 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Әдәби герой музее” исемле республика балалар иҗаты бәйгесенең “Минем яраткан әдәби героем” номинациясенең муниципаль турына нәтиҗә ясалды. Бәйгегә барлыгы 13 иҗади эш килде. Килгән эшләр белән танышканнан соң, Балтач Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате классы укытучысы Васинкина И.Г. җитәкчелегендәге жюри әгъзалары түбәндәге фикергә килделәр:

“3-4 сыйныфлар” категориясендә 9 иҗади эш арасыннан 1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач гимназиясенең 3А сыйныфында белем алучы Закирова Алисәнең К.Чуковскийның “Мойдодыр” әкиятеннән Мойдодыр уенчыгы лаек булды. 2 урынга Кили авыл китапханәсе китап укучысы, Кили башлангыч мәктәп-бакчасы 4 сыйныф укучысы Хабибуллин Әмирнең Ш. Перроның “Золушка” әкиятеннән Золушка туфлие һәм 3 урынга Куныр авыл китапханәсе китап укучысы, Арбор башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова Камиләнең күп әкиятләр герое Убырлы карчык уенчыгы чыкты.

“5-6 сыйныфлар” категориясендә 4 иҗади эш арасыннан 1 урынга Кече Лызи авыл китапханәсе китап укучысы, Кече Лызи урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габидуллин Тимурның  П.Бажовның “Серебряное копытце” әкияте буенча ясалган Болан лаек булды. 2 урынга Урта Көшкәт авыл китапханәсе китап укучысы, О.Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе 6 сыйныф укучысы Анисимова Аленаның Смешариклары һәм 3 урынга Кили авыл китапханәсе китап укучысы, Норма урта  мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Шиһабетдинова Гөлшанның С.Аксаковның “Аленький цветочек” әкиятеннән Ал чәчәк чыкты.

 Кызыксындыру призына Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, Балтач урта мәктәбенең 3А сыйныф укучысы Федоров Артемның А. Толстойның “Золотой ключик или приключения Буратино” әкияте буенча ясалган Буратино һәм Янгул авыл китапханәсе китап укучысы, Г.Гарифуллин исемендәге Янгул урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ризванова Диләрәнең рус халык әкияте “Колобок” герое Колобок буенча эшләнгән эшләр лаек булды.

   Китап укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә дә катнашырга чакырабыз.

 

 


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 20 сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Иске Салавыч мәдәният йорты хезмәтчәннәрехәйрия концерты белән килделәр. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр,такмаклар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бергә аралашып  барды.  Концертның беренче минутыннан ук бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрде.


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

16 сентябрь көнне "Укучының мәдәни көндәлеге"проекты кысаларында Борнак авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты  бергә авылның башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларына "Китап ал син кулыңа"исемле мәдәни дәрес үткәрделәр.Бу дәрестә Татарстаныбыздагы,районыбыздагы,авылыбыздагы мәдәни учаклар турында сөйләнелде.мәдәни көндәлек тутыру тәртипләре аңлатылды.

Чепья авыл китапханәсендә терроризмга каршы айлык кысаларында китап укучылар белән әңгәмәләр үткәрелә,махсус ясалган стенд янында мәгълүмат бирелә, ә өлкәннәр өчен  сорау-җавап рәвешендә аңлату алып барыла.

16нчы сентябрь көнне  барлык мәдәният хезмәткәрләре мәктәпләрдә булып,  башлангыч сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә “Мәдәни көндәлекләр” тапшыруда катнаштылар . Аларга «Мәдәни көндәлекләр”генә таныштырып калынмады, ә китапханәче, мәдәният хезмәткәренең эшчәнлеге, хезмәте, мәдәният турында да сөйләнде. Викторина, кызыклы слайдлар күрсәтелде.

17 сентябрь көнне парклар һәм скверлар көне уңае белән Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Сабантуй" ял паркында ял итүчеләрне журналлар һәм китаплар белән таныштырдылар. Балалар өчен асфальтта рәсем ясау оештырдылар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International