21 һәм 22 сентябрь көннәрендә Татарстанның Лениногорск районының Ялтау авылы кырында “Лениногорская” агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарыннан килгән 44 иң оста җир сөрүче арасында сабанчылар конкурсы узды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылучы мондый зур конкурсның Татарстанда 20 еллап үткәрелгәне булмаган. Киләчәктә һөнәри осталыкның дәрәҗәсен арттыру максатыннан аны уздырырга телиләр.
Конкурста механизаторларның һөнәри осталыклары, тракторалар белән идарә итү, тагылма агрегат белән дөрес эшләү тәртибе, җирне вакытка, сыйфатлы итеп эшкәртүе бәяләнде.
Бу конкурста безнеӊ Балтач данын «Татарстан» хуҗалыгының алдынгы механизаторы, 15 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган механизатор Рәфкать Саттаров яклады. Ул республика күләмендә 44 механизатор арасында 119 балл белән дүртенче урынны яулады.
Җиңүчеләргә килгәндә, “Лениногорская” агрофирмасы механизаторы беренче урынга чыкты, икенче урында - Әтнә, өченче урында - Актаныш. Шунысы үзенчәлекле: өченче урынны яулаган Актаныш районы механизаторы да 119 балл туплаган булган. Димәк, безнең Рәфкать Саттаровка беренче өчлеккә керү өчен нибары бер балл җитмәгән. Шулай да бар тырышлыгын куеп, район данын яклап, конкурста катнашканы өчен олы рәхмәт белдерәбез.