“Сабантуй” ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасы булдырылды, “Чана-тау” да үз сезонын ачып җибәрде. Шулай ук паркта булдырылган автокинотеатрда нәфис фильмнар карау да оештырыла. Кыскасы, Балтачыбызның “Сабантуй” паркы елның теләсә нинди вакытында райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен менә дигән ял итү урыны буларак хезмәт итә.
2,3,4,5 гыйнвар көннәрендә үзәк чыршы янында бәйрәм чаралары дәвам итә. Биредә әлеге көннәрдә кичке 6.00дан башлап район мәдәният, мәгариф, социаль яклау, яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм чаралары, күңелле уеннар һәм конкурс-бәйгеләр, спорт ярышлары үткәреләчәк. Билгеле инде, җиңүчеләрне Кыш бабай белән Кар кызының бүләкләре көтә.
"Балтач" үзәк ял паркындагы чыршы янында һәрбарчагызны көтеп калабыз. Килегез, күңелле булачак!!!
Бәйдәге этләрегезне ычкындырмагыз – аталар! Кышкы чорда урамда хуҗасыз, бәйсез этләр йөрү бермә-бер арта. Ул җәяүлеләргә, бигрәк тә бала-чагаларга куркыныч тудыра. Шушы көннәрдә махсус рейдлар үткәреләчәк һәм иясез этләрне ату оештырылачак. Шуның өчен райондашлар, дүртаяклы сакчыгызны мәңгелеккә югалтырга теләмәсәгез, бәйдән ычкындырмагыз. Бу хакта таныш-белешләрегезгә дә хәбәр итүегез сорала.
23 һәм 24 декабрь көннәрендә "Балтач" универасаль спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары барды. Елның иң мәртәбәле бәйгесендә 22 команда катнашты, келәмнәрдә 346 көрәшче бил алышты.
Командалар арасында беренче урынны Яӊгул егетләре яулады, икенче урында бистәнеӊ «Балтач» командасы, өченчедә исә арборлылар булды. Һәр җиӊүче командага район башлыгы...
Район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының коррупциягә һәм террорга каршы
катнаш комиссия утырышы булды. Комиссия утырышында комиссия әгъзаләры, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәрович Хөснетдинов, Балтач һәм Кукмара районара яңгын күзәтчелеге бүлеге урынбасары Нурфат Габдрахманов Яппаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, барлык бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, Балтач район авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчеләре, «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасы журналистлары катнашты.
Бүген - 23 декабрь көнне хәзерге минутларда Балтач бистәсе үзәгендә һәм Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәсе гөрли. Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә Кукмара, Арча, Питрәч районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән дә килеп сәүдә иттеләр.
25 декабрь көнне "Балтач" ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булачак. Әлеге чараның программасы мавыктыргыч итеп әзерләнгән, Кыш бабай белән Кар кызы сәламләве, район җитәкчеләренең котлавы, бәйрәм концерты, конкурс һәм бәйгеләр, балалар һәм зурлар өчен ярыш-уеннар каралган.
Салавыч авылында пәһлеван легендар көрәшчебез Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына ел да балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш ярышларны оештырылып килә.
Бүген – 21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль авыл җирлекләре башлыкларына һәм учреждение җитәкчеләренә автомобильләр тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 "Шевроле Нива" машинасы ачкычы кабул итеп алды. Казанга – 4, ә Яр Чаллыга – 3 "Форд Транзит" автобусы бирелде. Шул исәптән безнең районыбыз җитәкчеләре дә бар иде. Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин белән Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан машина ачкычлары алу бәхетенә ирештеләр.