2 гыйнвар көнне Көек авылы китапханәсендә авыл балалары, кайткан кунакларга Яңа ел кичәсе үткәрдек!!!
30 декабрь көнне Көек авылы китапханәсендә зурлар өчен гөрләтеп Яңа ел кичәсен үткәрдек! Төрле уеннар белән берлектә муз. чарабыз бик күңелле үтте!!!!
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова яңартылган мәгариф идарәсе эшчәнлеге белән танышты.
29 декабрь - районыбыз тарихында гаять тә әһәмиятле, вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Чөнки бүген бер-бер артлы социаль мөһим объектлар кулланылышка тапшырылды. Чираттагысы Шеңшеңәрдә иде. Шеңшеңәр авылы халкы кабат "Батыр"лы булды - капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң спорткомплекс кулланылышка тапшырылды. Авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең шатлыклары белән уртаклашырга район җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Куныр авылында яңа ФАП, ягъни фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.
Яңа ел ялларында Үзәк китапханәнең эш сәгатьләре
Татарстан Республикасында “Ватан Геройлары” Идел буе федераль округының иҗтимагый проектын тормышка ашыру буенча юл картасы төзү бурычы куелды. Дәүләтебез хакимияте ярдәм күрсәтү йөзеннән, “Ватанны саклаганда һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү” дип исемләнгәнгән Федераль Закон нигезендә, вафат яки һәлак булган Ватан геройларының гаиләләре һәм гаилә әгъзалары белән очрашулар үткәрергә, исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән теләктәшлек белдерергә кирәклеге хакында басым ясады. Бу уңайдан, район башлыгы Рамил Нотфуллин Ватан Геройларын искә алу уңаеннан, 25 декабрь көнне районыбызның Иске Көшкәт авылында туып үсеп, батырларча һәлак булган очучы, “Россия Герое” Олег Николай улы Исаевның әти-әнисе белән очрашты.
ЕСИА системасы – яңа электрон хезмәт райондашларыбыз арасында соңгы айларда аеруча да киң кулланылыш тапты. Теркәлү узучылар системаның уңайлы булуын тиз арада танып өлгерделәр. Районда иң беренчеләрдән булып теркәлүне бердәм рәвештә район Советы, башкарма комитеты, муниципаль һәм дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре һәм бюджет коллективлары башлап җибәрде. Алга таба район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм предприятиеләре, “МДСУ-1” юллар идарәсе, “Агрохимсервис”, “Балтач газы” оешмалары хезмәткәрләре дә кушылды. Чиратта ваграк оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльнәчүләрне дә җәлеп итү тора. Районда халыкны ел башыннан ЕСИА системасына мөмкин кадәр күбрәк теркәү бурычы куелган.
27 декабрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Күңелләрдә дәрт уятып, Яңа ел килә ” дип исемләнгән яңа ел тамашасы булды. Китап укучыларыбыз җыр-шигырь, котлауларга үрелеп барган театральләштерелгән чарада уеннар уйнадылар, лотереядә бәхетләрен сынадылар. Кичә күңелле һәм искә алырлык вакыйгаларга бик бай булды.