Бүген Кунырда яңа ФАП ачылды

2017 елның 29 декабре, җомга

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Куныр авылында яңа ФАП, ягъни фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.

Әлеге күркәм тантанага авыл халкы да бердәм булып килгән иде.

- Куныр авылы иң төзек, матур, зур авылларыбызның берсе. Сезнең кебек район үзәгеннән шактый ерак урнашкан  авыллар өчен медицина ярдәме  күрсәтү пунктлары бигрәк тә кирәк. Районда мондый төрдәге яңа модульле медпункт унберенчесе, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган дәүләт программалары районыбызда уңышлы гына тормышка ашып килә. Шуның нәтиҗәсен сез бүген үзегез дә күрәсе, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Римма Атлас кызы Ратникова Куныр авылы халкын яңа бинаның ачылышы һәм якынлашып килүче Яңа ел белән ихластан тәбрикләде.  Республикабыз Президенты  Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламнәрен ирештерде.  Үз чыгышында   Россия Президенты В.В. Путинның  медицинаны үстерүгә һәм ныгытуга карата булган уңай карашын ассызыклады. Илебездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны хуплаучы программаларның максатчан эшләвен билгеләп үтте. Президентыбыз  Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән Татарстанда барлыгы 413 ФАП сафка басты, дип белдерде. 

Мөхтәрәм кунаклар бу объектның авыл халкы өчен әһәмиятле һәм сөенечле дә булуын ассызыклап, аларга исәнлек-саулык, сәламәтлек теләп, бирегә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрсәгез иде, дигән ихлас теләкләрен ирештерделәр. Озак еллар авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән фельдшерларга эшләрендә уңышлар теләделәр. Куныр халкы үз чиратында, уңайлы урында урнашкан әлеге яңа бина өчен чиксез рәхмәтле булуын белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International