ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

З январь көнне Борнак иле шугалагы кәшәкә тавышы белән бөтен авылны үзенә дәшеп торды. Баксаң, анда олысы да, кечесе дә тимераякка баскан тырышып-тырышып хоккей уйныйлар икән. Быел да гадәттәгечә авылның шәхси эшмәкәре Данил Гыйләҗетдиновның классташлары Рәдиф, Рәүфәт, Минсур истәлегенә үткәргән хоккей ярышы кубогы өчен көч сынаштылар алар.
 


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Чепья авылында яшәүче Сергеева Ольга Сергеевнага 8 январь көнне 90 яшь тулды.

2018 елның  18 мартында  Россия Президентын сайлаулар  булачак. Рөстәм Миңнеханов: "Русия Президентын сайлау – 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы",  дип бәяләде. Ул Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады.

Куныр авыл җирелегендә яңа елны каршыладылар.

5 январь көнне Чутай мәдәният йортында балалар яңа елы үткәрелде.

Кенәбаш китапханәсендә  6  январь  көнне  “Ач,шигърият,серләреңне...” дип исемләнгән бик матур очрашу кичәсе үтте. Бу кичәгә кунак  итеп  районыбызның  күренекле шәхесләре-М. Хөрмәтуллина һәм  Ч.Г абделганиевалар  чакырылган иде. Очрашу   авторларның  шигырбләре,матур җырлар белән үрелеп барды. Балалар да ,өлкәннәр дә кунакларга үзләрен кызыксындырган  сорауларны  бирделәр. Кыскасы,очрашу бик күңелле,зәвыклы узды. Авыл халкына,укучыларга яңа  елга  менә дигән бүләк булды.

6 январь көнне Чапшар авыл клубында Гаязовлар гаиләсенә багышлаган “Сез кабызган утның яктысы-безнең гомернең балкышы!” дип исемләнгән бик мәгънәле, зур эчтәлекле кичә үтте. Кичә авылыбыз имамы Мулланур абыйның Коръән укуы белән башланып китте. Кичә Мөнирә апаның укучылары чыгышы белән дәвам итте.  Һәрберсе бик мәгънәле, йөрәккә үтеп керерлек итеп мәктәп елларын искә алдылар (55 ел әлек булган вакыйгалар). Чапшарда туып үскән , танылган шаржчы, Россиянең рәссамнәр оешмасы әгъзәсе , Ватаным Татарстан газетасы редакциясендэ эшләүче Зөлфәт абый Хайруллин да Мөнирә апаны хөрмәтләп кичәдә катнашты. Ул- Мөнирә апаның укучысы да. Кичәнең азагында Мөнирә апа "Кыңгыраулы яшел гармун" шигырен сөйләп, җырлап рәхмәт хисләрен белдерде.

7 гыйнвар көнне Чапшар авыл клубы хезмәткәре балалар өчен саф һавада “Чаналар тартып без киттек тауга...” дип исемләнгән чара оештырды. Тау итәгендә кызыклы ярышларда узышып, уеннар уйнап баларның яллары күңелле һәм файдалы итеп үткәрде.


7
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Шубан авыл китапханәсендә 2018 елда кышкы каникул чорында беренче китап сөюче нәни дусларым абыйлы – энеле Динислам һәм Раил Фасхетдиновлар.

Көтеп алган кышкы озын ялларның 4 январендә Шубан авылында елдагыча үзенең традициясенә әйләнгән хоккей бәйрәме. Авылның олысы-кечесе хоккей мәйданчыгында. Бәйрәмне оештыручы авылдашларыбыз Шарипов Данис Данил улы белән Гарифуллин Алмаз Насих улы.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару елдан-ел тагын да активлаша. Шубан бозында шайба суккан тавыш көндезен дә кичен дә тынмый.

Авылдашларыбыз бу хоккей ярышларын көтеп алалар. Шубан җирлегенең үзеннән генә дүрт  команда ,,Чәнкәчи урамы” ,,Үзәк урам”, ,,Яшьләр урамы”, ,,Түбән Шубаннар” уйнады.

 Шубан призына барган ярышта җиңүче булып ,,Чәнкәчи урамы” калды. Һәрбер командага кубок, медаль, грамоталар тапшырылды.

Данис һәм Алмаз катнашкан хоккейчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны тәмле пылаулары, карнар чәйләре белән дә сыйладылар.

Авылдашлар исеменнән шушындый хоккей бәйрәме оештырган Шарипов Даниска һәм Гарифуллин Алмазга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International