Көтеп алган кышкы озын ялларның 4 январендә Шубан авылында елдагыча үзенең традициясенә әйләнгән хоккей бәйрәме. Авылның олысы-кечесе хоккей мәйданчыгында. Бәйрәмне оештыручы авылдашларыбыз Шарипов Данис Данил улы белән Гарифуллин Алмаз Насих улы.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару елдан-ел тагын да активлаша. Шубан бозында шайба суккан тавыш көндезен дә кичен дә тынмый.
Авылдашларыбыз бу хоккей ярышларын көтеп алалар. Шубан җирлегенең үзеннән генә дүрт команда ,,Чәнкәчи урамы” ,,Үзәк урам”, ,,Яшьләр урамы”, ,,Түбән Шубаннар” уйнады.
Шубан призына барган ярышта җиңүче булып ,,Чәнкәчи урамы” калды. Һәрбер командага кубок, медаль, грамоталар тапшырылды.
Данис һәм Алмаз катнашкан хоккейчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны тәмле пылаулары, карнар чәйләре белән дә сыйладылар.
Авылдашлар исеменнән шушындый хоккей бәйрәме оештырган Шарипов Даниска һәм Гарифуллин Алмазга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.