Районыбыз төзекләндерелә, авылларыбызда яңа объектлар сафка баса. Бүген тантаналы төстә ачылган Шеңшеңәрдәге “Батыр” спорткомплексы да шундыйларның берсе. Ачылу тантанасында район җитәкчелеге белән беррәттән, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.
_-мондый зур спорткомплекслар гадәттә шәһәрләрдә яки район үзәкләрендә генә очрый. Сез - бик бәхетле балалар. Сезгә район җитәкчелеге үз авылыгызда спорт белән шөгыльләнергә нинди зур мөмкинлекләр тудырган. Сәламәт яшәү рәвешен хуплап, киләчәктә спортта зур казанышларга ирешергә, яңда үрләр яуларга язсын, - дип үзенең ихлас теләкләрен ирештерде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Фоторепортаж: http://baltaci.ru/news/sport/shesher-d-sportkompleksy-buldy