Салавыч авылында пәһлеван легендар көрәшчебез  Рафис Насыйбуллин призына көрәш бәйгесе булды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

  Балаларыбыз аны гәүдә зурлыгы ягыннан” дәү “ абый дип йөртсәләр, без аны исә татар көрәше тарихында ирешелгән уңышларын бәяләп “дәү “абыебыз дип йөртәбез. Чыннан да пәһлеван легендар көрәшчебез  Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына үзасы ярышларны  балалар ничек көтеп алса, без дә бу ярышларны шулай көтеп алабыз. Аннан, аның тагын бер төп бер үзенчәлеге, турнир балалар арасында елны йомгаклау ярышы булып тора. Аннан инде барыбызның  да бу вакытта матур хис-тойгылар белән яшәгән,  Яңа елны каршыларга йөргән вакыт була - бар җиһанда бәйрәм рухы гөрли.

        Бу көн Салавыч халкы өчен дә зур  бәйрәмгә әверелә. Халык көрәшкә  йөрми дип купме зарлансак та, барыбер һәр ярышның үз тамашачысы бар . Бер йөргән тамашачы барыбер йөри инде ул, ярышларга.. Шул ук бала-чагасы да, олысы да килгән иде, ярышларны тамаша кылырга. Бу яктан, читтә яшәүче милләттәшлебез аеруча активлык күрсәтә. Күрше Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылыннан бер төркем әти-әни балалары өчен җанаттылар.” Бу ярпышлар минем күңелдә дә  елның-елында ниндидер матур хатирәләре белән истә кала. Шуңа да вакытымны кызганмыйча, ярышларда  күбрәк утырырга тырышам “,-ди “Татарстан” җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллин. Чыннан да,быел да бер җиргә бармыйча  көне буе диккать белән ярышларны карады ул. Рафис батырның да көне буе ярышларны тамаша кылуы ,балаларга көч-күәт биреп торды, диясе килә. Берсенең дә Рафис абыйлары каршында бил бирәсе килмәде. Ярышыбыз да җыр-моң белән ничек башланды, шулай матур бетеп тә куйды.Командалар арасында көрәш бик каты барды. Һәркемнең  көрәшчеләр иле-Яңгул авылыннан Ильяс Фатыйхов куйган тәкәгә хуҗа буласы килде. Инде, узган елгы җиңүче-  Смәел егетләре җиңү яулый гына  дип торсак, Яңгул егетләре аларны икенче урынга калдырып,  беренчелекне яулады да куйды. Үз тәкәләре,үзләренә булды. “ Кайтуга, җәмгыть директоры Мәгьсүм Равилоавич белән сөйләшеп, каникул көннәрендә малайларыбызга сыйлы табын оештырам “,-дип кайтып китте, аларның остазлары-Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов. Менә бит, нинди күңелле хәл! Директорларының тамаша кылуы келәм хуҗаларына нык тәэсир ясады бугай, салавычлылар   да  өченче  булдылар. Диварлар да булышты, ахры. Билгеле, тренерлары Алмаз Галиевның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде, бу.Кызганыч, чакырулы курше район көрәшчеләре генә килә алмады. Сәбәбе, Сабада республика көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Наил Хәмидуллин истәлегенә ярышлар оештырылу булды.

Аллага шөкер,берниинди травмаларсыз, 11 үлчәү авырлыгында  1999 елда һәм аннан соңгы елларда туган, 72 көрәшче бил алышкан ,егерменче мәртәбә узучы ярышларның җиңүчеләре белән дә таныш булыгыз. 35 кг.кадәр-1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Артур Григорьев/Чепья/ 3.Газинур Гарипов/Смәел/. 40 кг.- 1.Богдан Григорьев/ Яңгул/ 2.Артем Григорьев/Яңгул/ 3.Никита Михайлов/Куныр/ 45 кг.-1.Алмаз Галләмов/Арбор/ 2.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Хәсән Әсхәдуллин/Яңгул/.50 кг.-1.Тимур Зайцев/Нөнәгәр/ 2.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 3.Ильяс Низаметдинов/Яңгул/. 55 кг.-1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Салават Латыйпов/Салавыч/ 3.Илназ Ганиев/Смәел/. 60 кг. 1.Самат Мөҗипов/Салавыч/ 2.Фирдүс Галимуллин/Смәел/ 3.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/. 65 кг.- 1.Айзат Гәрәев/Балтач/ 2.Илгизәр Габделбәров/Смәел/ 3.Рәниф Камалов/Нөнәгәр/.75 кг.- 1.Нурвил Дәминов/Салавыч/. 2.Рәдиф Гарипов/Яңгул/ 3.Альмир Гатин/Карадуган/.80 кг.-1.Илсаф Шәрифҗанов/гимназия/ 2.Әлфис Гыйләҗетдинов/Салавыч/ 3.Илгизәр Гайнетдинов/Яңгул/.85 кг.-1.Марат Әхмәтҗанов/Салавыч/ 2.Диншат Гарифуллин/Куныр/ 3.Илнар Фазылҗанов/Чепья/.Югары үлчәүдә-1.Айнур Ганиев/Салавыч/ 2.Инсаф  Галиев/Яңгул/ 3.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/.

Яңа елга чыгабыз. Каникуллар бетүгә, «Хыял» яшьләр үзәге  танылган көрәшчеләр- бертуган Әхмәдиевлар  призына ярышларга янә үзенә яшь көрәшчеләрне җыячак. Очрашканга кадәр!

Автор: Нурзада Сәмигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International