Балтачта район башлыгы Рамил Нотфуллинның карары нигезендә, бик тиздән районыбызда Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары бар куәтенә старт алачак.
25 декабрь көнне "Балтач" ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булачак. Әлеге чараның программасы мавыктыргыч итеп әзерләнгән, Кыш бабай белән Кар кызы сәламләве, район җитәкчеләренең котлавы, бәйрәм концерты, конкурс һәм бәйгеләр, балалар һәм зурлар өчен ярыш-уеннар каралган.
Ачылу тантанасы: 18.30 сәгатьтә.
Рәхим итегез!