Район социаль яклау бүлеге дә районыбыз өлкәннәре арасында “Иң яхшы чәчәк үстерүче – 2018” конкурсы игълан итте.
Бүген – 15 август көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә составында районның бюджет оешмалары җитәкчеләре торган комиссия катнашында киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәнең көн тәртибендә район башлыгы Карары нигезендә бюджет оешмалары арасында әйләнә-тирәлегенең төзеклеген һәм матурлыгын тәэмин итү буенча игълан ителгән “Иң күркәм оешма” районкүләм смотр-конкурсына йомгак ясау мәсьәләсе күтәрелде.
Мәгълүм булганча, районыбызда һәр ел саен җәйге чорда үз территориясен гөл-чәчәкләргә күмгән, төзеклеген тәэмин иткән бюджет оешмалары арасында конкурс үткәрелеп килә. Бу конкурс мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, авыл җирлеге идарәләре һәм оешмалар арасында үтә. Районда 60лап мәгариф учреждениесе, 48 авыл клубы һәм мәдәният йорты, 18 авыл җирлеге, 5 спорт корылмасы, шулай ук дистәдән артык бюджет оемалары булуын исәпкә алсак, әлеге конкурста комиссия әгъзаларына “Иң яхшысын” сайлап алу җиңелләрдән булмаячак.
Конкурска катнашучы барлык оешма да үз территориясендәге чәчәклекләрне төшергән 5 фотосурәтне 22нче августка кадәр үзенең учреждение җитәкчесенә тапшырырга тиеш. Һәр оешмада иң яхшы дип табылганнарын комиссия әгъзалары барып карап, конкурсның Нигезләмәсе буенча бәяләп, урын бирә. Җиңүче коллективларга акчалата бүләкләр каралган.
Конкур нәтиҗәләре 30 август көнне тантаналы төстә игълан ителәчәк.
Балтач муниципаль районының “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында социаль хезмәтләр алу буенча таныштыру бара.
15 август көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Романтик” балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларга “Спорт, сәламәтлек, матурлык – минем тормышымда” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.
Казан шәһәрендә яшәүче хәйрияче Диләрә Галиева Балтач районында гомер итүче күпбалалалы гаиләгә үзенең ярдәмен күрсәтте. Диләрә Нуршатовнага олы рәхмәтебезне белдерәбез! Аңа ныклы сәламәтлек, эшендә дә, тормышында да уңышлар, гаилә бәхете телибез!
13 август көнне Карадуган авыл җирлегенең авыл клублары хезмәткәрләре "Игенче" кырларында ял концерты белән чыгыш ясады.
Игенчеләр төшке ялга туктаган арада алар хөрмәтенә егет-кызлар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ел саен үткәрелүче мондый чаралар комбайнчы, механизатор егетләребезгә уттай урак өстендә алга таба тагын да дәртләнеп эшләргә көч-куәт өсти. Игенчеләр үз чиратларында, ял концерты тәкъдим иткән авылдашларына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
Балтач районында эш кешесенә, бигрәк тә, игенчегә кадер-хөрмәт элек-электән зур булды. Чәчү һәм уңыш җыйнап алу чоры - авыл кешесе өчен зур бәйрәм ул! Ел да районыбызда авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче агитбригада коллективлары механизаторларның күңелләрен күреп, кырларга концерт белән чыгалар.
Менә күптән түгел Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре дә концерт программасы белән “Якты юл” басуларына чыкты. Иген уңышы өчен көрәштә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Урып-җыю компаниясе чорында Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәреннән торган агитбригада басуларда механизаторлар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый. Шушы көннәрдә “Якты юл”ның тырыш, уңган егетләренә көч, дәрман өстәп матур җырлар, биюләр башкарылды. Механизаторлар төшке ял вакытында концерт карап, күңелләренә ял алды, чыгышларны бик яратып кабул иттеләр һәм рәхмәт әйтеп калдылар.
"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге директоры Ф.Гыйлемҗанов Балтач, Норма, Кече Лызи мәктәбендә укучы һәм әлеге оешма составында булган укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен авиация клубына экскурсия оештырды.
Патриотик тәрбия бирү, "форпост" үзәгенә йөрүче укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту максатларыннан оештырылган әле чарада барлыгы 45 кеше катнашты. Әлеге чарада катнашучылар арасында авиация клубы хезмәткәрләренә сораулар бирүчеләр дә булды. клубның директоры Калинин В.В. һәм очучы Ханафиев В.А. үз чыгышларында әлеге чарада катнашучыларга кызыклы мәгълүмат бирделәр.
Арбор авылында яшәүче Шакирова Рафизия Нуригильман кызына 13 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Балтач районы почта бүлеге җитәкчесе урынбасары Нурзидә Җәләлова, җаваплылыгы чикләнгән “Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов, Арбор мәчете вәкиле Фәридә Әскарова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
13 июль көнне "Труд" хуҗалыгы базасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин җитәкчелегендә терлекчелек тармагында 7 айлык нәтиҗәләр буенча семинар-киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсенең, район ветеринария хезмәте берләшмәсенең һәм барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләреннең терлекчелек буенча җаваплы белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмә ике өлештән торды, беренче өлештә "Труд" җәмгыяте рәисе Рашид Һадиев һәм белгечләр чыгыш ясап, нәтиҗәләр, биредәге эшчәнлек белән таныштырдылар. Икенче пратик өлештә хуҗалыкның терлек абзарларын карау, терлек азыгы әлзерләү, рационны баету мәсьәләләре хакында сөйләшенде.