ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, дин тотучы мөселман кардәшләр!


Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус - тату яшәгәнБалтач  районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап, олылап уздырыла.

Изге дини  бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкинлекләребез җитәрлек, иман йортларыбыз эшләп, дин кардәшләребезне үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге  Корбан гаете бәйрәме дә туганнарны, дусларны янәдән берләштерә, игелекле, рәхимле гамәлләр кылуга этәрә.

 Хөрмәтле райондашлар!  Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә  иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт  иңсен. Дини бәйрәмнәр  районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын

21 августта Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектәге җил булуы көтелә.

 

15 август көнне "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге "Хыял" палаткалы лагерында ял итүче   балалар арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырды. Әлеге чара балаларның җәйге ялын күңелле һәм мәгънәле итү, хәрби хезмәткә хөрмәт уяту, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларыннан һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан оештырылды. 

Әлеге чарада "Форпост" берләшмәсенең директоры Ф.Ш.Гыйлемҗянов, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретарьлары Р.Р. Фазылҗанова белән А.Н. Даутова катнашты. 

Чарада балалар бик теләп катнаштылыр. 

20 августта Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.

Көндез һәм кич яшенле яңгыр, 15-18 м/с тизлектәге җил булуы ихтимал.


17
август, 2018 ел
җомга

Бүген – 17 август көнне Балтач   муниципаль  районының террорга каршы комиссиясенең   киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Утырыш эшчәнлегендә Россия Федерациясе Федераль  иминлек  хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районындагы вәкиле Илнар Гомәр улы  Хөснетдинов  катнашты һәм чыгыш ясады, үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

Комиссия  утырышында комиссия әгъзаләре; Балтач район прокуроры урынбасары,  район башкарма комитетынын бүлек башлыклары; авыл җирлеге башлыклары; белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

               Балтач районында 18 яше тулмаган мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә 1 нче сентябрьгә әзерләнергә ярдәм итү матур гадәткә кереп китте.  

Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә  ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия чарасы кысаларында,  бүген – 17 август көнне Балтач бистәсендә районның мәдәният үзәге каршындагы мәйданда  аз керемле һәм авыр хәлле гаиләләрдә  тәрбияләнүче  38 балага районның оешма-предприятие җитәкчеләре мәктәп кирәк-яраклары тутырылган өр-яңа портфельләр  бүләк иттеләр. 

Алар арасында 14 бала быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап, беренче сыйныфка укырга  керүче иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан алар  “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсе  тарафыннан бүләк ителгән физик тәрбия дәресләрендә кияр өчен ак  футболкалар кабул итеп алдылар.  

 

18 августта төнлә һәм иртән Республика территорясендә томан булуы көтелә


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифуллина Әлфия Мөбәрәкша кызына  16 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры  Гөлнара Әхмәдиева, Балтач "Росгосстрах" иминият компаниясе җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы  урынбасары Фиалка Закирова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

17 августта Республика территорясендә урыны белән томан булуы ихтимал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International