Балтач   муниципаль  районының террорга каршы комиссиясенең   киңәйтелгән утырышы булды

2018 елның 17 августы, җомга

Бүген – 17 август көнне Балтач   муниципаль  районының террорга каршы комиссиясенең   киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Комиссия  утырышында комиссия әгъзаләре; Балтач район прокуроры урынбасары, Россия Федерациясе Федераль  иминлек  хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районындагы вәкиле; район башкарма комитетынын бүлек башлыклары; авыл җирлеге башлыклары; белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең барыбызның да бурыч. Тиздән 21-нче  августта бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтелә. Иртәнге бәйрәм вәгазе район җирлегендәге барлык мәчетләрдә дә булуы көтелә. 30 нчы августа район үзәгендә  Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкны җыеп  бәйрәм чаралары үткәрә планлаштырыла һәм инде 1нче сентябрь көнне 3 меңнән артык балага (якынча 3670) мәктәп ишекләре ачыла. Һәрбер шушы чарада йөзләгән халык җыелу күздә тотыла. Шуны исәпкә алып, комиссия утырышының көн тәртибендә түбәндәге  мәсьәләләр каралды:

- Яңа уку елына мәгариф, спорт  объектларының  әзерлеге  турында. 

- 21-нче август - Корбан гаете, 30нчы август - Татарстан Республикасы көне, 1-нче сентябрь - Белем бәйрәме уңаеннан  районда үткәрелә торган  чараларда  террорчылык фактларын  булдырмау, куркынычсызлык чараларын кисәтү һәм  көчәйтү турында.

-Аеруча әһәмиятле һәм тереклекне тәэмин итү объектларында   террорчылыкка каршы  саклангыч чаралар таләбен үтәү турында.

Шулай ук, Татарстан Республикасының террорга каршы комиссия утырышының  173 нче беркетмәсе нигезендә , дүртенче көн тәртибе итеп Балтач муниципаль районы территориясендә миграция процессының торышы һәм күпләп тупланып яшәгән чит ил гражданнарын урыннары (авыллары) турында карап  үтү бурыч итеп куела.

Беренче көн тәртибе буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю.Зәкиева; район яшьләр эше һәм  спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р.Заһидуллин; район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Р.А.Таҗетдинов чыгышлары тыңланды.

Икенче көн тәртибе: -21-нче август-Корбан гаете, 30 -нчы август-Татарстан Республикасы Көне, 1-нче сентябрь - Белем бәйрәме уңаеннан  районда үткәрелә торган  чараларда  террорчылык актларын  булдырмау, куркынычсызлык чараларын кисәтү һәм  көчәйтү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  И.Ф. Гайнетдинов чыгыш ясады.

 

Өченче көн тәртибе - аеруча әһәмиятле һәм тереклекне тәэмин итү объектларында   террорчылыкка каршы  саклангыч чаралар таләбен үтәү турында район электр челтәре оешмасы җитәкчесе А.Р.Бахтиозин, “Арча” җәмгыятенең Балтач май-сөт комбинаты директоры Р.Р.Насыйбуллин үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар.

Район территориясендә миграция процессының торышы һәм күпләп тупланып яшәгән чит ил гражданнарын урыннары (авыллары) турында районда миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Рамил Равил улы  Хафизов чыгыш ясады.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин утырыш азагында түбәндәге каралар белән таныштырды.

1. Районда  мәгариф, спорт, мәдәният  учрежденияләрендә пропуск режимын көчәйтергә, хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар үткәрергә.

2. Белем бәйрәме-1 нче сентябрь көнне мәктәпләр территориясенә  тантаналы чаралар әзерләү һәм үткәрү өчен турыдан-туры мөнәсәбәт булмаган чит кешеләрне кертмәскә.

3. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдиновка  мәктәп һәм ясле-бакча әзерлеген тикшерү вакытында әйтелгән кимчелекләрне бетерү буенча эшләнгән эшләрнең үтәлешен контрольләү йөзеннән  29нчы августан да калмыйча кабаттан  тикшерү үткәрергә.

4. Балтач район башкарма комитетына дини һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән намазга килгән халык белән Корбан гаете бәйрәмен уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү,  халыкның иминлеген саклау өчен кабаттан  инструктажлар үткәрергә.

5.  Мәчетләрдә  20нче августта, 31нче августта мәктәп биналарында,  аларның  көнкүреш, ярдәмче биналарында  чит, куркыныч предметлар булдырмау  максатыннан  яңадан оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары,   участок вәкиле белән берлектә  тикшерү үткәрергә.

6. Корбан гаете бәйрәмен  21нче августта  уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларын булдыру, үтәүне районның җирлек башлыкларына һәм полиция хезмәткәрләренә    жаваплылыкны йөкләргә.

7. Балтач район Советының Аппарат җитәкчесенә 29 августтан - 3 сентябрьгә кадәр җаваплы вазыйфаи затлар белән район территориясе буенча кизү тору графигын булдырырга.

8. Авыл җирлек башлыкларына, шул исәптән Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәксенә  29 августтан - 3 сентябрьгә кадәр җитәкчелер һәм ДНД вәкилләре белән дежурлар графигы булдырырга, алар белән өстәмә  полиция участок вәкилләре белән  берлектә инструктажлар үткәрергә. Бәйрәм үткәргән вакытларда өстәмә тәртип саклауны алар белән оештырырга.

9. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәксенә  Татарстан Республикасы Көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын саклау максатыннан өстәмә рәвештә ДНД әгъзаләрен, ФОРПОСТ хезмәткәрләрен  җәлеп итүне  оештырырга.  Шулай ук, бәйрәм чарасы үтә торган урында  барьер коймалар  куюны, капкадан керү өлешендә өстәлләр куюны һәм башка саклану корылмасын куюны булдырырга.

10. Район эчке эшләр бүлегенә  21 нче августта, 30 нчы августта, 1 нче сентябрьдә үтә торган бәйрәм чаралары урыннарында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча  барлык саклангыч чараларны күрергә.

11.  Районда  эшләп килүче яңгын бүлекләренә  21 нче августта район үзәгендә урнашкан мәчетләрдә шулай ук  Татарстан Республикасы Көне, Белем бәйрәме  белән бәйле үтә торган чаралар урыннарында яңгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен контрольләүне  оештырырга.

12. Районның  үзәк  хастаханәсенә бәйрәм көннәрендә дежур персонал санын арттыруны уйларга,  персонал белән инструктажлар үткәрергә.

Район башлыгы утырышныМөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете, 30нчы август – Татарстан Республикасы Көне белән бәйле һәм 1нче сентябрь – Белем бәйрәме уңаеннан оештырылган барлык төр чараларда  халыкның иминлеген саклау – безнең иң зур бурыч. Һәрберебез үз вазифаларыбызга җаваплы карап, бәйрәмнәрне тыныч, матур итеп үткәрик!” дип тәмамлады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International