Башында гомер буе ак яулык булды
Бүген – 16 август көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсендә гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл һәм хезмәт ветераны – Әлфия Мөбарәкша кызы Шәрифуллинага 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм ихлас теләкләрен, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, үз исеменнән истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай Әлфия ханымны Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, “Росгосстрах” иминият компаниясе директоры Айдар Хәйретдинов, район социаль яклау бүлегенең “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр бирделәр.
Ор авылында туып-үскән Әлфия Мөбәрәкша кызы кечкенәдән сабыр, нык йөрәкле, тәвәккәл булып үсә. Нинди авыр ачлык елларында да, дәһшәтле сугыш чорында да бирешми ул. Укырга бик теләге, сәләте булса да, колхозга эшкә керә. Анда төрле эшләрдә хезмәт куя, бик тырыш була. Арык кына гәүдәле булса да, яланаяк җәяүләп, җилкәсенә олы капчыкларны салып, аңа Шәмәрдән, Арча якларыннан язгы чәчүгә симәнә (орлык) ташырга шактый туры килә.
20 яшендә Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан авылдаш егете Шәйдулла Шәрифуллин белән гаилә коралар алар. Ләкин яшь парларга берара аерым яшәргә дә туры килә – Шәйдулла абзыйны Донбасс якларына эшкә җибәрәләр. Ә Әлфия ханым әти-әнисе белән Карадуган авылына күченә. Әлфия апа Карадуган мех әйберләр тегү фабрикасына эшкә урнаша, озакламый аның төгәллеген, эшне оештыра белү сәләтен күреп алып, склад мөдире вазыйфасына ук билгелиләр.
Тормыш иптәше Шәйдулла кайткач, алар 1954 елда Балтачка күченәләр, 1958 елда яңа йорт җиткезеп керәләр. Бер-бер артлы Нурвагыйз, Резеда, Нурулла исемле өч балалары туа.. Әлфия ханым хезмәт юлын райпо системасы белән дә бәйли, анда шулай ук склад мөдире була, кино челтәре оешмасында билет сатучы да булып эшләп ала. Чөнки Шәйдулла абый шушы өлкәдә эшли торган була. Аны райондашлар киномеханик Шәйди дип белә. Шәйдулла абзый агитбригада белән авылларга йөри, кино кую хезмәтен дә башкара, шофер да була. Алар Әлфия апа белән 40 ел бергә парлы гомер итәләр.
Әлфия апаның хезмәт юлының 17 елы “Росгосстрах” иминият компаниясе белән бәйле. Ул 62 яшенә кадәр биредә иминиятләүче агент булып эшли. Башлангыч чорында берничә ел районда берүзе хезмәт куя. Ә аннан соң коллектив киңәя, яңа кадрлар эшкә кайта башлый.
Әлфия апаны юбилее белән тәбиркләргә килгән “Росгосстрах” оешмасының бүгенге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов: “Әлфия апаны эшкә “Росгосстрах”ны районда булдырган, хәзерге көндә дә халыкка хезмәт күрсәтүче оешмасының бинасын төзегән Рашит Нотфуллин кабул итеп алган, лаеклы ялга да ул озаткан. Әлеге оешманың шундый бай тарихы, матур үткәне бар. Алар бердәм, бик тату коллектив булганнар. Әлфия апа районыбызның беренче чын профессионал агенты булып тора. Аны әле дә коллективта сагынып искә алалар, күп кенә райондашлар хәтерләрендә саклый!” дип бәя бирде.
Әлфия апа чыннан да, кешеләр белән аралашырга, яңалыкка омтылырга яраткан. Кыю, җитез, төгәл, пөхтә булганы өчен аны райондашлар да хөрмәт иткән.
Юбиляр бүгенге көндә кызы Резеда белән кияве Тәлгать Таҗиевлар гаиләсендә, тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйдулла абый Шәрифуллин хөрмәтенә салынган яңа матур йортта гомер итә.
Кызы Резеда ханым әнисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты:
Әниебез һәрчак кешеләргә игътибарлы, олыларга бик ихтирамлы, ачык йөзле, аралушан, кунакчыл булды. Безнең йорттан бервакытта да кеше өзелмәде. Әти белән әни икесе дә Ор авылыныкы булгач, районга килүче туганнар, таныш-белеш безгә кермичә китмиләр иде. Техника юк заманда бездә кунып та калгалыйлар иде. Өебездә һәрчак тәртип, чисталык булды. Безнең әни һәрчак башына ак яулык япты, чуарны бәйләмәде. Ә хәзер чәчләренә дә ак бәс кунды инде. Бүгенге көндә барыбыз өчен дә кадерле чын акъәби ул. Гомере буе матурлыкка сокланып яшәде, тормышка гашыйк булды. Олыгайган көненә кадәр бакчада эшләргә яратты, безнең бакча иртә яздан гөл-чәчәкләргә күмелә иде... Без әниебезнең шушы яшькә җитүенә бик куанабыз. Аның сәламәтлеген һәрчак кайгыртып торган табиб энебез Нуруллага бик зур рәхмәт белдерәбез. Әле тагын шулай бергә 3 баласының, 3 онык һәм 4 оныкчыгының игелеген күреп, Ходай биргән гомерне исәнлектә-саулыкта, кадер-хөрмәттә үткәрергә язсын, дип телибез!” - диде кызы.