"Форпост" үзәге хәрби хезмәткә хөрмәт тәрбияләү максатыннан "Хыял" палаткалы лагерында ял итүче   балалар арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырды

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

15 август көнне "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач үзәге "Хыял" палаткалы лагерында ял итүче   балалар арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырды. Әлеге чара балаларның җәйге ялын күңелле һәм мәгънәле итү, хәрби хезмәткә хөрмәт уяту, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларыннан һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан оештырылды. 

Әлеге чарада "Форпост" берләшмәсенең директоры Ф.Ш.Гыйлемҗянов, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретарьлары Р.Р. Фазылҗанова белән А.Н. Даутова катнашты. 

Чарада балалар бик теләп катнаштылыр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International