Балтач районында 18 яше тулмаган мәктәп яшендәге балаларны тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә 1 нче сентябрьгә әзерләнергә ярдәм итү матур гадәткә кереп китте.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе җәй башында башланып китте. Башкарма район комитетының Мәгариф идарәсе тәкъдим иткән исемлек буенча, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге (алга таба “Наз” үзәге) белгечләре якынча 200 гаиләнең тормыш-көнкүреш шартларын тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 72 унсигез яше тулмаган баланы тәрбияләүче 28 гаиләгә, социаль контрактлар нигезендә, тулаем алганда 208 мең сумлык социаль дәүләт ярдәме күрсәтелде.
2018 нче елның 17 нче августында Балтач мәдәният йорты каршында тантаналы рәвештә портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Чараны Балтач районы башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин ачып җибәрде. Акциядә катнашучыларны шулай ук «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Ирина Викторовна Баранова сәламләде. Алар чарада катнашучыларны якынлашып килүче 1 нче сентябрь бәйрәме белән котладылар һәм яхшы билгеләргә генә укуларын теләделәр. Әлеге бәйрәмдә 14 беренче сыйныф укучысына һәм 24 икенче-унберенче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.