Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин райондашларны Корбан Гаете белән котлый

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, дин тотучы мөселман кардәшләр!


Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус - тату яшәгәнБалтач  районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап, олылап уздырыла.

Изге дини  бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкинлекләребез җитәрлек, иман йортларыбыз эшләп, дин кардәшләребезне үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге  Корбан гаете бәйрәме дә туганнарны, дусларны янәдән берләштерә, игелекле, рәхимле гамәлләр кылуга этәрә.

 Хөрмәтле райондашлар!  Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә  иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт  иңсен. Дини бәйрәмнәр  районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын,  һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдыруга җирлек булсын. Чалган корбаннар, гает иртәләрендә кылган догалар кабуллардан булсын, илләр имин, дөньялар тыныч торсын.

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, исәнлек-саулык теләп калам.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль район башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International