Балтач районында «Мәктәпкә әзерләнергә  ярдәм ит!» хәйрия  акциясе үтте

2018 елның 17 августы, җомга

Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә  ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия чарасы кысаларында,  бүген – 17 август көнне Балтач бистәсендә районның мәдәният үзәге каршындагы мәйданда  аз керемле һәм авыр хәлле гаиләләрдә  тәрбияләнүче  38 балага районның оешма-предприятие җитәкчеләре мәктәп кирәк-яраклары тутырылган өр-яңа портфельләр  бүләк иттеләр. 

Алар арасында 14 бала быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап, беренче сыйныфка укырга  керүче иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан алар  “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсе  тарафыннан бүләк ителгән физик тәрбия дәресләрендә кияр өчен ак  футболкалар кабул итеп алдылар.   

Район башлыгы Рамил Нотфуллин биредә катнашучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен  якынлашып килүче Белем бәйрәме белән ихлас тәбрикләде. “Хөрмәтле укучылар,  хәзер сезнең бурыч яхшы итеп укып әти-әниләрегезне һәм якыннарыгызны сөендерү.  Киләчәктә сезнең һәркайсыгызны  районыбыз һәм республикабыз җәмгыяте өчен файда китерә торган шәхесләр итеп күрергә насыйп булсын!” диде. Шулай ук  “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә үз өлешен керткән мәрхәмәтле  иганәче җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде. 

Әлеге хәйрия акциясе эшчәнлегендә катнашу өчен махсус  Казаннан ук кайткан «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең ​оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Ирина Викторовна Баранова чарада катнашучыларны районыбыз кураторы, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе​ ашлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов исеменнән котлап, сәламнәр җиткерде, район халкына һәм иганәчеләргә эшләрендә уңышлар теләде.

Бәйрәмгә ямь өстәп балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре башкаруында  матур җырлар яңгырады. 

                                                      

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International