Арбор авылында яшәүче Шакирова Рафизия Нуригильман кызына 13 август көнне 90 яшь тулды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Арбор авылында яшәүче Шакирова Рафизия Нуригильман кызына 13 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, өйгә барып  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Балтач районы почта бүлеге  җитәкчесе урынбасары Нурзидә Җәләлова, җаваплылыгы чикләнгән “Арбор” җәмгыяте җитәкчесе Хәмит Баязитов, Арбор мәчете вәкиле Фәридә Әскарова юбилярны котлап,  изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын Котлау  хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International