"Труд" хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә үтте

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

13 июль көнне "Труд" хуҗалыгы базасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин җитәкчелегендә терлекчелек  тармагында 7 айлык нәтиҗәләр буенча семинар-киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсенең, район ветеринария хезмәте  берләшмәсенең һәм барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләреннең терлекчелек буенча җаваплы белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмә ике өлештән торды, беренче өлештә  "Труд" җәмгыяте рәисе Рашид Һадиев һәм белгечләр чыгыш ясап,  нәтиҗәләр, биредәге эшчәнлек белән таныштырдылар. Икенче пратик өлештә хуҗалыкның терлек абзарларын карау, терлек азыгы әлзерләү, рационны баету мәсьәләләре хакында сөйләшенде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International