Куныр мәдәният йорты агитбригадасы “Якты юл” игенчеләре каршында чыгыш ясады

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Балтач районында эш кешесенә, бигрәк тә,  игенчегә кадер-хөрмәт элек-электән зур булды. Чәчү һәм уңыш җыйнап алу чоры - авыл кешесе өчен зур бәйрәм ул! Ел да районыбызда авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче агитбригада коллективлары механизаторларның күңелләрен күреп, кырларга концерт белән чыгалар. 

Менә күптән түгел Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре дә концерт программасы белән  “Якты юл” басуларына чыкты. Иген уңышы өчен көрәштә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Урып-җыю компаниясе чорында Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәреннән торган агитбригада басуларда механизаторлар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый. Шушы көннәрдә “Якты юл”ның тырыш, уңган егетләренә көч, дәрман өстәп матур җырлар, биюләр башкарылды. Механизаторлар төшке ял вакытында концерт карап, күңелләренә ял алды, чыгышларны бик яратып кабул иттеләр һәм рәхмәт әйтеп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International