Балтачта "Татарстан көне"ндә районның "Иң төзек, күркәм оешма" исеменә лаек булучыларны игълан итәчәкләр

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген – 15 август көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә составында районның бюджет оешмалары җитәкчеләре торган комиссия катнашында киңәшмә булды.  Әлеге киңәшмәнең көн тәртибендә район башлыгы Карары нигезендә, район бюджет оешмалары арасында игълан ителгән  “Иң матур чәчәк үстерүче оешма” конкурсына йомгак ясау мәсьәләсе күтәрелде.

Мәгълүм булганча,  районыбызда һәр ел саен җәйге чорда үз территориясен гөл-чәчәкләргә күмгән,  төзеклеген тәэмин иткән бюджет оешмалары арасында конкурс үткәрелеп килә. Бу конкурс  мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, авыл җирлеге идарәләре  һәм оешмалар арасында үтә. Районда 60лап мәгариф учреждениесе, 48 авыл клубы һәм мәдәният йорты,  18 авыл җирлеге, 5 спорт корылмасы, шулай ук дистәдән артык бюджет оемалары булуын исәпкә алсак, әлеге конкурста комиссия әгъзаларына “Иң яхшысын” сайлап алу җиңелләрдән булмаячак.

Конкурска катнашучы барлык оешма да үз территориясендәге чәчәклекләрне төшергән 5 фотосурәтне 22нче августка кадәр үзенең учреждение җитәкчесенә тапшырырга тиеш. Һәр оешмада иң яхшы дип табылганнарын  комиссия әгъзалары барып карап, конкурсның Нигезләмәсе буенча бәяләп, урын бирә. Җиңүче коллективларга акчалата бүләкләр каралган.

Конкур нәтиҗәләре 30 август көнне тантаналы төстә игълан ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International